УЙЛАНЫРГА НИГЕЗ: аларны күп кулланабыз 🧂РФ сәламәтлек саклау министры халыкның шикәр белән тозны күп куллануын әйткән. Ә менә аларның көндәлек рационында яшелчәләр азрак. 📝 Бу хакта, Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән, РИА Новости яза. 🍰 Министр билгеләп үткәнчә, кондитер ризыкларын көн саен кулланучылар саны да күп. Моннан тыш, илдә шикәр куллану Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары киңәшләреннән - 4, ә тоз 2,5 тапкырга артык. 🥒🫑 Яшелчәләргә килгәндә, аларны куллану акрынлап үсә, ләкин җитәрлек дәрәҗәдә түгел. #СәламәтБул #Шикәр #Тоз #Яшелчә